Татарстанда чебен гөмбәсе белән агулану очраклары арткан

Табиблар яман шешне чебен гөмбәсеннән төнәтмәләр белән дәваларга ярамаганлыгын искәртте.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Яман шешне дәвалау максаты белән Татарстанда чебен гөмбәсе белән агулану очраклары арткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина әйтте.

«Яман шеш белән авыручылар шул рәвешле ракны дәваларга омтыла, гәрчә барысы да онкологта учетта торып дәвалансалар да. Агуланган пациентлар гөмбә сезонында гына түгел, кышын да килә. Кайберәүләр реанимация аша уза. Без аларны йөрәк-кан тамырлары җитешсезлеге халәтеннән чыгардык», — диде табиб.

Ул агулы гөмбәләрдән төнәтмәләр ясау, чебен гөмбәләрен киптерү алымы сәламәтлекне какшатуын әйтте. «Бер хатын-кыз әйтә торган саен шушы гөмбә төнәтмәсен эчә һәм безгә эләгә. Алар бит каяндыр алып, күпме пропорциядә салынганны да белмичә алалар да эчәләр. Элек сирәк күренеш булса, хәзер бу еш күзәтелә», — диде Алия Насыйбуллина.

Миколог Ким Потапов чебен гөмбәсенең бер төрен дә ашарга ярамаганлыгын искәртте. Гыйлемсез кешеләр җиңел акча эзләп, шушы алымны алга сөрә, ди ул. «Кешеләр шулкадәр сарафан радиога ышанырга күнеккән. Алия Рөстәмовнаның пациентлары әле күп булыр төсле, чөнки бу ысул һаман киңрәк тарала. Кызыл чебен гөмбәсе томсык гөмбә кебек үк агулы түгел, ә пантер чебен гөмбәләре бик куркыныч», — диде.

Идел буе федераль округының баш онкологы Рөстәм Хәсәнов чебен гөмбәсе белән дәвалануны ахмаклыкка тиңләде. «Дәвалауны бит ул табиблар билгеләргә тиеш. Дөньяда күпме институтлар, меңләгән лабораторияләр эшли. Әгәр чебен гөмбәсе генә булышса, онкологлар әллә моны кулланмас иде дисезме? Әлбәттә, кулланырлар иде», — диде.