news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирус инфекциясенә каршы икенче вакцинага патент бирелде

«Вектор» үзәгендә уйлап табылган препарат «ЭпикВакКорона» дип атала.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Новосибирскиның «Вектор» үзәгендә уйлап табылган вакцинага патент бирелде. Бу хакта ТАСС агентлыгы Федераль интеллектуаль милек хезмәтенең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Федераль сәнәгый милек институты экспертлары SARS-CoV-2 коронавирус инфекциясенә каршы вакцинага кагылышлы уйлап табуларга алынган заявкаларның икенче сериясен карауны төгәлләде. „Вектор“ вирусология һәм биотехнология дәүләт фәнни үзәге яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы үзләре тарафыннан булдырылган вакцинага патентлар алды», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Препарат «ЭпиВакКорона» дип атала. Аның төп аермасы – вирус фрагментлары – синтетик пептид антигеннарның булуында. Иммун реакция барлыкка китереп, вакцина иммунитетның алга таба ныгуына ярдәм итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100