news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагын 46 кеше коронавирус йоктырган

Бер очрак читтән кертелгән.

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 46 яңа очрагы теркәлгән. Бер кеше инфекцияне республикадан читтә йоктырган.

«15 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 31 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Казанда — 28, Чаллыда — 5, Балтач районында — 3, Азнакай районында — 2, Аксубай, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Яңа Чишмә районда берәр кеше авыру йоктырган.

Бүгенге көндә Татарстанда коронавирус йоктыруның барлыгы 24 482 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан республикада 21 620 кеше терелде, шул исәптән соңгы тәүлектә — 26 кеше.

891 270 кеше вакцина ясаткан, шуларның 702 852е вакцинаның инде икенче компонентын кадаткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot