news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иммунолог Covid-19 пандемиясенең кайчан төгәлләнәсен фаразлады

Хәзер бөтен көч пандемияне контрольгә алуга һәм үлем очракларын киметүгә юнәлдерелергә тиеш.

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Коронавирус пандемиясе 2024 елга төгәлләнергә мөмкин.

«Бәлки, 2023 елның ахырына, 2024 елга дөньядагы вазгыять тотрыкланачак. Россиядә бу күпкә алданрак булырга тиеш», – дип белдергән медицина фәннәре кандидаты, иммунолог Николай Крючков. Бу хакта сылтама белән ura.ru. сайта яза.

Табиб фикеренчә хәзер барлык көчне коронавирустан үлемне киметүгә һәм Covid-19 ның алга таба мутацияләшү мөмкинлеген чикләүгә юнәлтергә, ягъни пандемияне контрольгә алырга кирәк.

Соңгы мәгълүматларга караганда, дөньяда Covid-19 ның 218 миллион очрагы теркәлгән. 4,5 миллион кеше пандемиянең корбаны булган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100