news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Травматология бүлеге мөдире: Заманча велосипедларда эчке әгъзалар да өзелергә мөмкин

«Туры итеп ясалган рульга бәрелеп, бавыр, эчәклек, ашказаннар өзелә. Баланың сөякләренә берни булмаска мөмкин, ә бала авыр хәлдә килә», — диде Алексей Глушков.

Травматология бүлеге мөдире: Заманча велосипедларда эчке әгъзалар да өзелергә мөмкин
Солтан Исхаков

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Яшүсмерләрнең туры рульлы велосипедларда йөргәндә, имгәнеп, эчке әгъзалары да өзелергә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Республика балалар клиник хастаханәсенең травматология бүлеге мөдире Алексей Глушков әйтте.

Ул тизлек арттыру җайланмасы булган велосипедларда имгәнүләр арта баруын әйтте.

Яңа җайланмалар нәтиҗәсендә имгәнүләр дәрәҗәсе арткан. «Элек велосипедларның руле бөгелгән иде, хәзер алар туры руль белән ясала. Шундый заманча велосипедлар барлыкка килгәннән соң, имгәнүләр саны артты. Элек аяк-куллар гына сынса, хәзер эчке әгъзалар өзелә башлады. Туры рульга бәрелеп, бавыр, эчәклек, ашказаннар өзелә. Баланың сөякләренә берни булмаска мөмкин, ә бала авыр хәлдә килә», — диде Алексей Глушков.

Ул, электр моторлы, инерцион транспорт чаралары да куркыныч булуын искәртте. «Аяк-куллар берәр механизмга эләгергә мөмкин, тизлек тә роль уйный. Электр самокатлар сәгатенә 60 километрга кадәр тизлек белән йөри ала икән. „Тавышсыз пуля“га баскан ун яшьлек яшүсмер я машинага, я җәяүлегә каршы очып килергә мөмкин», — диде травматолог-ортопед.

Ул җәяүлеләр өчен юл чыгу урыннарында аеруча игътибарлы булу кирәклеген әйтте. «Нәрсә генә булса да, транспорт чарасындагы кеше гаепле булачак, гаебе булмаса да», — диде Глушков. Ул Казанда транспортта йөрү культурасы бик начар булуын ассызыклады. Читтән килгән табиблар да моңа гаҗәпләнүен искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100