Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Баш травматолог: Баланы батутка кертү мина кырына чыгару белән бер
Петр Андреев батутларның сәламәтлеккә җитди куркыныч тудырырга мөмкинлеген әйтте.
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Батутлар куркыныч имгәнүләргә китерә ала. «Баланы батутка кертү мина кырына чыгару белән бер», — диде «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Республика клиник хастаханәсенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш травматолог-ортопеды Петр Андреев.
«Бала егылу куркынычы булганда, дөрес итеп егыла да белми, аягына нык баса алмаска мөмкин. Күбрәк 8-12 яшьтә имгәнәләр. Былтыр 70 кеше батутта имгәнгән. Балаларның умыртка баганалары, аяк-куллары сына, болар шактый озак дәвалануны сорый. Ел дәвамында да ата-аналарга да бу балаларны бик сакларга туры килә», — диде Петр Андреев.
Ул батутка кертер алдыннан инструкторлар балаларны әзерләргә, аңлатырга тиешлеген әйтте.
«Батут үзәкләре гөмбә кебек үсә, ахырысы. Батут үзәкләреннән имгәнүчеләр гел килеп торалар. Кабартылган кечкенә батутларда да балалар күп җыела, алар да имгәнү ягыннан куркыныч. Батут ул — спорт снаряды. Паркта күңел ачу өчен таганнар ясау бер әйбер, ә ял паркында экстремаль спорт җайланмалары куела башлау бөтенләй ят әйбер», — диде травматолог.
Матбугат очрашуындагы табиблар бертавыштан батутлар куркыныч булуы турында чаң сукты. Алар батут үзәгендә имгәнү алу ихтималлыгы 50 процент булуын, я умырткалык баганасы, я башка берәр җир сынарга мөмкинлеген әйтте. Алар фикеренчә, батутларга ата-аналардан ризалык алып кертергә кирәк.
«Баланы гел күз алдында, кул сузымында тотарга кирәк. Иң мөһиме — ата-аналар контроле», — диделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз