news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 51 яңа очрагы теркәлгән

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 23 982 очрагы ачыкланган.

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«13 кеше хастаханәгә озатылган, 38 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 22, Чаллыда — 9, Түбән Камада — өч, Зәй һәм Чирмешән районнарында — икешәр, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Балтач, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Мөслим, Питрәч, Тукай, Чистай һәм Ютазы районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 23 982 очрагы теркәлгән, 21 283 кеше (шуларның тугызы — узган тәүлектә) терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot