Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 31 яңа очрагы ачыкланган
Авырулар саны буенча республика Россия төбәкләре арасында 81нче урынны били.
(Казан, 1 август, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 31 яңа очрагы ачыкланган. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«100 мең кешедән чыгып исәпләгәндә, күрсәткеч 144,7гә тигез. Авырулар саны буенча республика Россия субъектлары рейтингында — 81, Идел буе федераль округы субъектлары арасында исә соңгы, 14нче урынны били», — диде ул.
Бер атна дәвамында үсеш темпы 0,6 процент тәшкил итә, ул инде өч атна шул дәрәҗәдә саклана, дип өстәде Авдонина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз