news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Жаворонков аллергияле кешеләр өчен вакцинация процессы турында сөйләде

Коронавирустан прививка ясатыр алдыннан аллергиядән интегүчеләргә табиб белән киңәшләшергә кирәк.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Аллергиядән интегүче кешеләргә коронавирустан прививка ясатыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә кирәк. Бу хакта вакцинация мәсьәләләренә багышланган Туры элемтә вакытында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары һәм Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.

Министр урынбасары аллергия белән интегүчеләр өчен вакцинация процессының ничек узуы турында аңлатты. Кеше прививка ясатырга килгәч, аннан беренче чиратта сәламәтлек торышы турында сорыйлар һәм кирәкле процедуралар үткәрелә. Кан басымын һәм пульсны үлчәргә мөмкиннәр.

Аның белән аралашып, бөтен медицина документларын өйрәнеп, табиб вакцинацияләүнең кирәклеге һәм куркынычсызлыгы турында карар кабул итә.

«Вакцинация пунктында табиб та, шәфкать туташы да эшли. Күчмә пункт булса, медицина регистраторы да була. Аллергияле кешеләргә вакцинация алдыннан табиб белән киңәшләшергә кирәк һәм моның өчен пунктларда кадрлар бар», - диде Жаворонков. 

news_right_1
news_right_2
news_bot