news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда узган тәүлектә 38 кеше коронавирус йоктырган

17 кеше хастаханәгә салынган, 21 кеше өйдә дәвалана.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус белән авыруның 38 яңа очрагы теркәлгән. Биш кеше коронавирусны республикадан читтә, 34 кеше авыруны аралашу юлы белән йоктырган.

«17 кеше хастаханәгә салынган, 21 кеше өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Казанда -14, Чаллыда - 16, Түбән Камада - 3, Алабугада - ике, Актаныш, Зәй һәм Кайбыч районнарында берешәр очрак ачыкланган. 

Барлыгы 546, 1 мең кеше вакциналаштырылган (тәүлек эчендә үсеш — 13,2 мең), шуларның 382 600е икенче прививка алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot