news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Вице-премьеры Ләйлә Фазлыева коронавирустан прививка ясаткан

Ул вакцинацияне җиңел кичерүен әйтте.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева коронавирстан прививка ясаткан. Бу хакта ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы баш инфекционисты белән «Куркынычсыз вакцинация шартлары» темасына туры эфир вакытында сөйләде.

Фазлыева вакцинацияне җиңел кичерүен әйтте: процедурадан соң аның укол урыны бераз авыртса да, икенче көнне барысы да тиз узган.

«Антитәнчекләр белән бергә без коронавирус инфекциясенә каршы тора алабыз. Мин моңа чын күңелдән өметләнәм. Минем якыннарым да вакцинация узды», - диде Фазлыева.

Ул, антитәнчекләр булуга карамастан, прививка ясаттым, дип өстәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot