news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә коронавирустан ревакцинация башланды

Икенче прививканы икенче препарат белән дә ясарга була.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясеннән ревакцинация кампаниясе башланды. Илдә теркәлгән препаратларның теләсә кайсысы белән кабат прививкалар ясарга мөмкин.

Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Авырган кешеләргә прививка ясауны һәм ревакцинацияне билгеләнгән тәртиптә теркәлгән теләсә кайсы вакцина белән эшләргә була», — диелә хәбәрдә.

Министрлыкта сөйләүләренчә, ревакцинация буенча вакытлыча инструкцияләр илнең барлык субъектларына да җибәрелгән. Гражданин риза булган очракта, икенче прививканы башка препарат белән дә ясарга була.

Вакцинадан коронавирус йокмый һәм ПЦР-тест нәтиҗәләре уңай була алмый, дип искәртәләр ведомствода.

news_right_1
news_right_2
news_bot