news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тавыш бирү участокларында саклык чараларын бозу очраклары ачыкланмаган

Автобусларда һәм мобиль сайлау участокларында саклык чаралары мәсьәләсе шул пунктта җаваплы кешеләр белән аерым эшләнелгән.

Тавыш бирү участокларында саклык чараларын бозу очраклары ачыкланмаган
Татар-информ

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Конституциягә төзәтмәләр керүгә тавыш бирү участокларында саклык чараларын бозу очраклары ачыкланмаган. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы — Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина әйтте.

«Сайлау участокларында коронавируска инфекциясе таралуга сәбәп булырлык хокук бозу очраклары ачыкланмады», — диде Патяшина.

25 июньгә кадәр берничә тавыш бирү участокларына хокук бозу буенча күрсәтмәләр булган, тик аларны тиз арада хәл иткәннәр.

Автобусларда һәм мобиль сайлау участокларында саклык чаралары мәсьәләсе шул пунктта җаваплы кешеләр белән аерым эшләнелгән. Мобиль сайлау участокларында керү һәм чыгу өчен ике ишек булдырылган, һәр сайлаучыдан соң дезинфекция үткәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100