news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирус йоктыруның 40 яңа очрагы теркәлгән

Татарстанда вазгыять стабиль булуга карамастан, коронавирус йоктыру мөмкинлеге саклана.

Татарстанда коронавирус йоктыруның 40 яңа очрагы теркәлгән
Рамиль Гали

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 40 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы — Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина әйтте.

«Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 40 яңа очрагы ачыкланган. Татарстанда барлыгы коронавирус инфекциясенең 4595 очрагы теркәлде», — ди Патяшина.

1330 кеше изоляция режимында, алар авырулар белән элемтәгә кергән яки авыру булуга шикле кешеләр.

«Татарстанда вазгыять стабиль булуга карамастан, коронавирус йоктыру мөмкинлеге саклана», — дип өстәде Патяшина.

news_right_1
news_right_2
news_bot