news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында Россиядә коронавирус вазгыятен бәяләделәр

Мелита Вуйнович сүзләренә караганда, Россия яхшы юл белән бара.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле Мелита Вуйнович илдә Covid-19 коронавирусы белән булган вазгыятьне уңай бәяләде. Бу хакта ул «Россия 24» телеканалы эфирында белдерде.

«Россия яхшы юл белән бара», - дип билгеләп үтте Вуйнович.

Шуңа да карамастан, ул россиялеләрне уяулыкны сакларга өндәде, чөнки вазгыять үзгәрергә мөмкин.

Элегрәк «Татар-информ» Бөтендөнья сәламәтлек оешмасында коронавирус пандемиясе тизләнүе турында белдергәннәрен хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100