news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 авыруының 50 очрагы ачыкланган

Авыручыларның күбесе – 23 кеше Казанда яши.

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 авыруының 50 очрагы ачыкланган
Рамил Гали

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирус йоктыруның яңа 50 очрагы теркәлгән, шуларның берсе генә читтән кертелгән. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«19 кеше хастаханәгә урнаштырылды. Авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 31 кеше өйдә дәвалана», — диде Галимова. 

Авыручыларның күбесе 30 яшьтән 50 яшькә кадәрг аралыкта, алар 17 кеше. Шулай ук  50 яшьтән 60 яшькә кадәр һәм 60 яшьтән 70 яшькә кадәр булган уникешәр кешедә әлеге авыру ачыкланган.

Авыручыларның күбесе Казанда — алар 23 кеше. Шулай ук Чаллыда 18 кеше, Түбән Кама районында 3 кеше авырый.

Татарстанда коронавирусны диагностикалауның бөтен чорында Covid-19 авыруының 3244 очрагы ачыкланган. Аларның күбесе инде терелгән, шул исәптән 74 кеше — узган тәүлектә.

news_right_1
news_right_2
news_bot