news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада балалар табибларына 1,4 миллион сумлык җиһаз бүләк иттеләр

Югары сыйфатлы әлеге инструментлар кече яшьтәге балаларга операцияләр ясауда файдаланылачак.

Түбән Камада балалар табибларына 1,4 миллион сумлык җиһаз бүләк иттеләр
https://tat.e-nkama.ru

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). «ТАНЕКО» оешмасы Түбән Кама балалар табибларына Германиядә җитештерелгән 1,4 миллион сумлык җиһаз бүләк итте. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Германиядә җитештерелгән тубуслар, энәләр, кыстыргычлар, эндоскопик кайчылар һәм башка лапароскопик инструментлар. Югары сыйфатлы әлеге инструментлар кече яшьтәге балаларга операцияләр ясауда файдаланылачак.

«Халыкара балаларны яклау көнендә мондый бүләк тапшыру — символик һәм мөһим. Яңа җиһазлар балаларны тиз арада дәвалауга һәм аларны гадәти тормыш ритмына кайтаруга ярдәм итәчәк». — диде Айдар Метшин.

Бүләкләр тапшыру бүген 2нче балалар сырхауханәсе ишегалдында узды. «ТАНЕКО» генераль директоры Илшат Сәлахов баш табиб Рамил Хәмидуллинга инструментлар тапшырды. Баш табиб җитәкчегә рәхмәт белдерде, бу предприятиенең медицина учреждениесенә беренче генә ярдәме булмавын әйтеп узды.

Татарстанда эндоскопик операцияләр бары тик ике шәһәрдә — Казан һәм Түбән Камада гына үткәрелә. Соңгы елларда мондый операцияләр саны шактый арткан. Лапароскопия — хирургиянең иң яңа алымы, Түбән Каманың балалар хирурглары елына 300гә якын шундый операция ясый.

«Эндоскопик операцияләр ясау технологиясе безнең тарафтан 2007 елда ук үзләштерелде, һәм без бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез», — диде Рамил Хәмидуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100