Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда тагын 35 кеше коронавирус йоктырган
1 майга булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда ковидның 20 491 очрагы теркәлгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус йоктыруның тагын 35 очрагы теркәлгән. Дүрт кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.
«19 кеше хастаханәгә салынган, 16 кеше өендә дәвалана», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.
Казанда 12 кеше, Чаллыда 7 кеше, Азнакай районында дүрт кеше ковид йоктырган. Лениногорскида 3, Минзәлә һәм Түбән Камада икешәр, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лаеш һәм Питрәч районнарында бер очрак теркәлгән.
1 майга булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда ковидның 20 491 очрагы теркәлгән. Пандемия башланганнан алып, коронавирустан 17 598 кеше (узган тәүлектә — 75) терелгән.
Барлыгы 255 274 кеше коронавирустан вакцинация (бер тәүлектә 6030 кешегә арта) узган, аларның 157 081е икенче прививкасын да ясаткан.
Коронавирустан вакцинация ясату өчен Россия дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы, Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылырга, 122 бердәм номерына, күпфункцияле үзәккә һәм поликлиникага шалтыратырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз