Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектына быел 2,5 млрд сум юнәлдереләчәк
Быел Казанда Балалар онкологиясе һәм гематология үзәген кулланышка кертәчәкләр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 1 май, «Татар-информ»). 2021 елда Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча җиде төбәк проекты гамәлгә ашырыла, аларга 2,5 млрд сум юнәлдереләчәк.
«Балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең заманча инфраструктурасын булдыруны да кертеп, балалар сәламәтлеген саклауны үстерү» төбәк проекты кысаларында быел Казанда Балалар онкологиясе һәм гематология үзәген кулланышка кертәчәкләр. Бу турыда Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республика клиник онкология диспансеры өчен «Онкология авырулары белән көрәш» төбәк проекты буенча онкология авырулары белән чирләүчеләргә махсус диагностика җиһазлары сатып алачаклар.
«Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш» төбәк проекты кысаларында төбәк кан тамырлары үзәкләре һәм беренчел кан тамырлары бүлекләре өчен диагностик җиһазлар сатып алалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз