news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Covid-19дан вакцина ясаганнан соң иммунитетның күпме вакыт саклануы билгеле

Вакцинация Россиянең барлык төбәкләрендә алып барыла.

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Коронавирустан прививка ясаткан гражданнарның иммунитеты 10-12 ай дәвамында саклана.

«Без бүген үк прививкадан соң иммунитетның шактый озак, 10 ай-ел саклануын <…> һәм иммунитетның шактый тотрыклы булуын күрәбез», — диде «Россия 24» телеканалы эфирында Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова.

Россия вакциналары коронавирусның барлык ачыкланган вариантларына каршы нәтиҗәле, дип өстәде ул.

Вакцинация Россиянең барлык төбәкләрендә алып барыла, гражданнарны Н.Ф.Гамалея исемендәге үзәкнең «Спутник V» һәм «Вектор» үзәгенең «ЭпиВакКорона», шулай ук М.П.Чумаков исемендәге үзәкнең «КовиВак» препаратлары белән вакцинациялиләр.

Россия Президенты Владимир Путин да коронавирустан вакцинация узды. Ул беренче прививканы 23 мартта, ә икенчесен 14 апрельдә ясатты. Аңа препаратларның кайсысы кулланылганы билгеле түгел.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100