news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә тагын 36 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Республикада 137,5 меңнән артык кеше коронавируска каршы прививка ясаткан.

Татарстанда узган тәүлектә тагын 36 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Татар-информ архивы

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 36 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«13 кеше хастаханәгә озатылган, 23 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда – 12, Чаллыда – 11, Түбән Кама районында 4 очрак ачыкланган. Бер көн эчендә барлыгы тугыз муниципаль берәмлектә коронавиурс очраклары теркәлгән.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 19 419 очрагы ачыкланган, 16 419 кеше (шуларның 97се – узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 137 627 кеше (шуларның 4 143е – узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 91 919 кеше икенче дозаны да алган.

Вакцинациягә РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша, 122 бердәм номеры буенча, Күп функцияле үзәккә һәм поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100