news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзорда коронавирус пандемиясенең тәмамлану вакытын фаразладылар

Коронавирус – сезонлы авыру, шуңа күрә көзен илдә инфекция йоктыручылар саны артырга мөмкин.

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Коронавирус пандемиясе август аенда тәмамланырга мөмкин. Шул ук вакытта, җәен инфекция йоктыручылар кимеп, йөз, хәтта берничә очрак кына теркәлүе дә ихтимал.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) эпидемиология Үзәк фәнни-тикшеренү институтының фәнни эш буенча директор киңәшчесе Виктор Малеев шундый фаразы белән уртаклашты.

«Россиядә коронавирус эпидемиясе август аенда төгәлләнергә мөмкин, чөнки күп кешеләрдә иммунитет барлыкка киләчәк», - дип белдерде ул РИА Новости агентлыгына.

Коронавирус инфекциясенең сезонлы авыру, шулай ук ачыкланган очракларның кимүгә таба баруын исәпкә алып, «җәй айларында коронавирусның эпидемик потенциалы тәмамланачак», дип саный белгеч. Әмма сезонлы авыру булганлыктан, көзен илдә инфекция йоктыручылар саны янә артырга мөмкин. Өстәвенә, бу чорда кешеләр ялдан кайта һәм бер-берсе белән ешрак аралаша башлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100