news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор коронавирус аркасында билгеләнгән ял атнасын озайтырга өндәде

Ведомство җитәкчесе Анна Попова Covid-19 вирусының инкубация чоры 14 көн булуын искәртте.

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Россиядә игълан ителгән эшләми торган атна Covid-19 яңа типтагы коронавирус инфекциясенең таралу темпларын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Әмма вирусның инкубация чоры 14 көн дәвам итү сәбәпле, ялларны озайту таләп ителәчәк. Бу хакта Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Бу вирус таралу дәрәҗәсен һәм тизлеген киметергә мөмкинлек бирә торган үтә мөһим карар», — дип хәбәр итте ул журналистларга.

Шул ук вакытта Роспотребнадзор җитәкчесе сүзләренчә, инфекция йоктыру чоры коронавирусның инкубация чорына туры килергә тиеш. «Әлбәттә, ундүрт көн җитәрлек түгел. Бу көннәр күбрәк булырга тиеш иде», — дип аңлатты ул.

Анна Попова сүзләренчә, кабул ителгән чараларның нәтиҗәсе булачак, әмма ул бер мизгел эчендә булмаячак. Вирус таралуын дәвам итә, ә Россиядә халык күп, шуңа күрә чикләү чараларыннан баш тарту авыру очракларының алга таба артуы белән яный.

«Чараларны дәвам итү, аралашмауны дәвам итү — бу киләчәк чорның бурычы», — дип йомгаклады ул.

30 марттан башлап Татарстан территориясендә Covid-19 инфекциясенең таралуын булдырмас өчен республика халкы өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100