Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәле башлыгы район хастаханәсенең авыруларны кабул итүгә әзерлеген тикшерде
Чүпрәле районында коронавирус йоктыру очраклары юк
(Чүпрәле, 1 апрель, «Татар-информ», «Туган як», Гөлия Фәизова). Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров район үзәк хастаханәсендә булды. Ул коронавирус авыруы таралу вазгыятендә авыруларны госпитализацияләү өчен әзерлек тәртибе, дару препаратларының җитәрлек күләмдә булу-булмавы белән танышты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Район башлыгы, шулай ук, хәзерге вакытта яңа корнавирус йогышы белән авыручыларны кабул итү өчен палаталарны профильләштерү буенча терапия бүлеген карады.
— Бүгенге көндә терапияне палаталарга аерым керү юлы белән обсерватор бүлек итеп үзгәртү эше алып барыла. Ягъни бирегә лаборатор дәлилләнгән коронавируслы авыру белән белән элемтәгә кергән кешеләр урнаштырылачак. Әлегә 5 койкалы бер палата әзерләнде, кирәк булган очракта өстәмә урыннарБулдырылачак, дип сөйләде район үзәк хастаханәсенең халыкка хезмәт күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Гүзәлия Маликова.
Гүзәлия Маликова Чүпрәле районында коронавирус йоктыру очраклары юк, дип әйтте. Чит илдән кайткан дүрт чүпрәлеле өй шартларындагы изоляциядә торалар, алар барысы да табиблар күзәтүенә алынган. Дүрт кешенең дә хәле яхшы, температураның күтәрелүе ачыкланмаган.
Үзәк хастаханәдә барлык медицина хезмәткәрләре югары әзерлек хәлендә. Вазгыть буенча даими мониторинг алып барыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз