news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Борис Менделевич: Даруларны онлайн сату турында закон проекты - ил өчен мөһим адым

Депутат кайбер категориягә керә торган даруларны китереп бирү системасын җайга салуны кирәкле эш дип саный.

Борис Менделевич: Даруларны онлайн сату турында закон проекты - ил өчен мөһим адым
архив

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Александр Давыдова). Даруларны онлайн сату турындагы закон проекты препаратларның бөтен илдә интернет-сату системасын үстерү өчен мөһим адым булачак. Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шундый фикер белдерде.

«Хәзер Россиядә даруханә сайтларында гына препаратларга заказ бирергә була, әмма даруны барып алырга кирәк. Онлайн сату ихтыяҗ булган һәркемгә даруны эзләп табарга һәм өйгә кадәр китереп бирү шарты белән сатып алырга ярдәм итәчәк. Бу үз-үзен изоляцияләү шартларында бик мөһим», - дип шәрехләде Борис Менделевич.

Ул шулай ук онлайн-сатуга барлык препаратлар да куелмаячагын әйтте. Рецепт буенча бирелә торган дарулар белән сату илдә катлаулы вазгыять туганда, шулай ук Россия Хөкүмәтенең аерым карары кабул ителгән очракта мөмкин булачак. Моннан тыш, психотроп, наркотик һәм спиртлы (этанол күләме 25 проценттан артык) препаратларны даруханәләрдә генә бирәчәкләр.

«Хәзер китереп бирү системасын җайга салу мөһим, чөнки кайбер дарулар билгеле бер транспортлау шартларын таләп итә», — диде парламентарий.

Дәүләт Думасы бүген өченче, соңгы укылышта даруларны дистанцион сату турындагы закон проектына төзәтмәләрне хуплады. Ул шул исәптән Хөкүмәткә интернет аша рецепт буенча бирелә торган препаратларны сатуны кертергә рөхсәт итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100