news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагын 52 кеше коронавирус йоктырган

Республикада коронавируслы авыру белән элемтәдә булган яки потенциаль авырган 5,5 мең кеше табиблар күзәтүендә тора.

Татарстанда тагын 52 кеше коронавирус йоктырган
архив/Михаил Захаров

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 52 яңа очрагы теркәлгән.

 «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева сөйләде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 52 очрагы ачыкланган. Шулай итеп, арта барып, Татарстанда 17 764 очрак теркәлгән», - дип хәбәр итте спикер.  

Җамалиева сүзләренчә, белгечләр бер тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясенә 7 709 тест үткәргән. Табиблар күзәтүендә коронавируслы авыру белән элемтәдә булган яки потенциаль авыручы 5 590 татарстанлы бар.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, коронавирустан республиканың 14 233 кешесе дәваланды, дип өстәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot