news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан баш эпидемиологы: Ковидтан дарулар юк, прививка белән сакланырга мөмкин

Коронавирус юкка чыкмаячак, пандемия зыяныннан бары күмәк иммунитет коткарачак.

Татарстан баш эпидемиологы: Ковидтан дарулар юк, прививка белән сакланырга мөмкин
Владимир Васильев

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Коронавирусны җиңә торган нәтиҗәле препарат юк, ләкин вакцинация ярдәмендә Covid-19 инфекциясен йоктырудан үзеңне сакларга була.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья иммунитет көненә багышланган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-эпидемиологы Дмитрий Лопушов шул хакта сөйләде.

«Чынлыкта, бүгенге көндә коронавирус инфекциясеннән дәвалый торган дарулар юк. Авыруларның хәлен җиңеләйтергә ярдәм итә торган препаратлар күп», - дип искәртте спикер.

Лопушов сүзләренә караганда, препаратларның нәтиҗәлелеге бар, әмма ул теләгәнчә үк югары түгел. Әгәр кеше прививка ясатса, аның организмы инфекциягә каршы тора алачак.

«Бөтен дөнья яңа коронавирус инфекциясе турында мәңгегә оныту өчен максималь коллектив иммунитет булдырырга тырыша. Авыруның беркая да китмәячәге аңлашыла, ул безнең арада булачак. Әмма ул инде элеккечә зыян китермәячәк», - дип йомгак ясады ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100