news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә битлек режимы саклануын искәртәләр

Пандемия әле тәмамланмаган, шуңа күрә битлек киеп йөрергә, дистанцияне сакларга киңәш ителә.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Россиядә битлек режимын гамәлдән чыгарырга иртәрәк, чөнки хәтта прививка алган кешеләр дә Covid-19ны таратучы булырга мөмкин.

РИА Новости хәбәр итүенчә, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-эпидемиологы, Россия Фәннәр академиясе академигы Николай Брико россиялеләрне ковидка каршы чараларны үтәүдән баш тартмаска чакырды. Пандемия әле тәмамланмаган, шуңа күрә битлек киеп йөрергә, дистанцияне сакларга киңәш ителә.

Соңгы көннәрдә коронавирус йоктыручылар саныннан күренгәнчә, авыруның беркая да китмәвен күрсәтә. Мәсәлән, Мәскәүдә авырулар санының кимүе күзәтелми.

«Үз-үзеңә һәм якыннарыңа карата игътибарлы һәм саграк булырга кирәк. Әйе, вакцинация бик мөһим, әмма гади сыналган чараларны да кулланырга кирәк», — дип йомгаклады Брико. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100