news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Безнең вакциналар Covid-19ның яңа штаммнарына каршы нәтиҗәле эшли

Россиядә табылган коронавирус мутацияләре нейтраль, шул рәвешле алар авыру хәленә йогынты ясамый.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин коронавирус инфекциясеннән барлык вакциналар ачыкланган мутацияләргә каршы нәтиҗәле икәнлеген белдерде.

Дәүләт башлыгы Федераль медик-биология агентлыгы җитәкчесе Вероника Скворцова белән очрашуда шул хакта сөйләде, дип хәбәр итә «Известия».

«Бүгенге көндә бездә булган вакциналар Европада гына түгел, бар җирдә куркыта торган штаммнарга каршы да нәтиҗәле эшли», — диде ул.

Скворцова мәгълүматларына караганда, хәзер Россиядә коронавирусның 3,5 мең мутациясе ачыкланган, әмма куркырга кирәкми, чөнки алар барысы да нейтраль.

Популяциядән 5 проценттан артык таралган җиде мутация искәрмә булып тора. Аларның дүртесе S-аксым белән бәйле үзгәрешләр. Әмма бер генә мутация дә рецепторлы доменга йогынты ясамый.

«Шуңа бәйле рәвештә безнең популяциядә рецепт домен үзгәрмәде, безнең барлык вакциналар да —„Вектор» тарафыннан җитештерелә торган «Спутник V» вакцинасы да яхшы эшли», — дип тәмамлады белгеч.

Хәзерге вакытта Россиядә коронавирустан өч препарат: Н.Ф. Гамалея исемендәге үзәк тарафыннан эшләнгән «Спутник V», «Вектор» фәнни үзәге җитештергән «ЭпиВакКорона», шулай ук М.П. Чумаков исемендәге үзәктән «КовиВак» теркәлгән. Моннан тыш, «Спутник Лайт» вакцинасын теркәүгә гариза бирелгән, шулай ук Кырымда тагын бер препарат эшләнә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100