news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

8 марттан соң Татарстанда Covid-чикләүләрен гамәлдән чыгару хәл ителәчәк

Бәйрәмгә кадәр чикләүләрне бетерү эпидемия вазгыятен начарлатырга мөмкин, диләр Роспотребнадзорда.

8 марттан соң Татарстанда Covid-чикләүләрен гамәлдән чыгару хәл ителәчәк
архив/Владимир Васильев

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва).  Коронавирус чикләүләрен йомшарту карарын март бәйрәменнән соң кабул итәчәкләр.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе — республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина сүзләренчә, язгы бәйрәм вакытында чикләүләрне йомшарту эпидемиологик вазгыятькә тискәре йогынты ясарга мөмкин.

 «Яңа карар республика гадәти эш режимына кайткач кабул ителәчәк», — дип вәгъдә итте Татарстан баш санитар табибы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100