news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Татарстанда 777 кешедә ковид авыруы ачыкланган

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2 398 289 кеше коронавирустан вакцинация узган.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 коронавирусын йоктыруның тагын 777 очрагы ачыкланган. Өч кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«120 кеше хастаханәгә салынган, 657 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Республикада авыручылар арасында балигъ булмаган 67 бар. Иң күп авыру очраклары Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә теркәлгән, анда 410 һәм 134 кеше ковид йоктырган. Районнар арасында иң күп авыручылар Түбән Кама (83), Әлмәт (26) һәм Зәй (19) районнарында теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 49 400 тапкыр куелган. Татарстанда 39,4 меңгә якын кеше (узган тәүлектә — 220 кеше) коронавирустан терелгән.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2 398 289 кеше коронавирустан вакцинация узган, ә 1,8 миллионнан артыгы прививканың ике компонентын да алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100