news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә ковидка каршы вакцинаны сынау өчен балалар җыя башлыйлар

Гинцбург сөйләгәнчә, Россиядә вирус таралуны ярты елда туктату өчен 12 яшьтән 17 яшькәчә 10 миллионга якын балага прививка ясарга кирәк.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). 18-20 көннән Россиядә коронавирустан вакцинаны сынау өчен 6 яшьтән 11 яшькәчә балаларны җыя башлыйлар.

«Бу тикшеренүләр 18-20 көннән башлана. Бу вакытка шул яшь төркемендәге балаларны җыя, аларны тикшерә һәм вакцинацияли башлыйлар», - дип сөйләде «Россия 24» каналында эфирда Гамалея исемендәге үзәк директоры Александр Гинцбург.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Хөкүмәт Covid-19 инфекциясенә каршы балалар препаратын тикшерү өчен 305 миллион сумнан артык акча бүлеп биргән. Шулай ук төбәкләргә яшүсмерләр өчен вакцинаның беренче партиясе кайта башлады.

Гинцбург сөйләгәнчә, Россиядә вирус таралуны ярты елда туктату өчен 12 яшьтән 17 яшькәчә 10 миллионга якын балага прививка ясарга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot