news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иммунолог: Россиядә ковид белән авыручылар тагын 2,5 атна артачак

Белгеч сүзләренчә, бу сроктан соң вазгыять тотрыклана һәм акрынлап авыручылар саны кими.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Россиядә коронавирусның яңа дулкыны вакытында госпитализация буенча рекордлы күрсәткечләр булачак.

«Хәзердән үк Мәскәү бу дулкын вакытында госпитализация буенча рекод куячак дип әйтеп була. Минем карашка, башка төбәкләрне дә шул хәл көтә. Авыручылар саны ким дигәндә 2,5 атна артачак», — дип сөйләде иммунолог Николай Крючков.

Белгеч сүзләренчә, бу сроктан соң вазгыять тотрыклана һәм акрынлап авыручылар саны кими, әмма бу артуга караганда 2-2,5 тапкыр акрын барачак.

Россиягә коронавирусның «омикрон» штаммының BA.2 тибы килүен төп интрига, диде Крючков. Ул Даниядә «омикрон»ның мутациясе котыруын искәртте.

«Омикрон»ның тармаклануы бездә чир йоктыруның тәүлегенә 100 меңнән артык очрагы ачыклануына китерергә мөмкин», — диде иммунолог.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100