news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камага 2 мең доза вакцина кайтартылачак

5 меңгә якын кеше прививка ясатырга язылган.

Түбән Камага 2 мең доза вакцина кайтартылачак
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Түбән Камада коронавирустан вакцинациянең беренче этабын 576 кеше узды. Ә 150 кеше прививканың ике этабын да ясаткан.

Түбән Камада яшәүче тагын 5 меңгә якын кеше дәвалау оешмаларына прививка ясату теләген белдереп, мөрәҗәгать иткән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Узган атна ахырында Татарстанга 19 мең доза «Спутник V» вакцинасы партиясе кайтартылган, аларның 2 меңе якын көннәрдә Түбән Камага кайтарылачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100