news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә битлек режимын йомшарту вакытын фаразладылар

Коронавируска каршы көрәш чараларын кичектерү коллектив иммунитет формалашуга бәйле.

Россиядә битлек режимын йомшарту вакытын фаразладылар

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Россиядә җәйгә Covid-19 коронавирусы пандемиясе сәбәпле, кертелгән битлек режимын йомшартырга мөмкин.

Педиатр-инфекционист Евгений Тимаков «Москва 24» телеканалы эфирында сөйләвенчә, чараларны йомшарту, без ял итәргә бара, утыра, ашый, дуслар белән аралаша алабыз дигән сүз, әмма битлек режимын бозарга ярамый.

Табиб сүзләренчә, Covid-19 таралуга каршы көрәш буенча чараларны кичектерү күпчелек халыкта коллектив иммунитет формалашуга бәйле.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә язын коронавирус белән авыручылар кимүен көтәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100