news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биология фәннәре докторы: Җиләк-җимеш аша коронавирус йоктырып булмый

Хәзерге вакытта 2019-nCoV вирусы нигездә һава-тамчы юлы һәм кешеләр аралашканда тарала.

Биология фәннәре докторы: Җиләк-җимеш аша коронавирус йоктырып булмый
Владимир Васильев

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Коронавирус бары тик һава-тамчы юлы белән һәм авыру хайван яки кеше белән элемтә булганда тарала, шуңа күрә җиләк-җимеш һәм яшелчәләр аша йоктыру мөмкин түгел диярлек. Бу хакта Андрей Кузьминга интервьюда вирусолог һәм биология фәннәре докторы Альберт Ризванов сөйләде.

«Вирус һава-тамчы юлы белән һәм кешеләр белән аралашу вакытында тарала. Шуңа күрә шул ук банан аша авыру аңа төчкергән очракта гына йоктырырга мөмкин», — диде биолог.

Хәзерге вирусның табигый резервуары — хайваннар, ә үсемлекләрдә ул исән калырга сәләтле түгел.

Альберт Ризван белән әңгәмәне тулысынча sntat.ru сайтында укырга мөмкин. Видеоны YouTube та «Татар-информ» каналында күреп була. Телевизион версияне «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында шимбә, 18.30 сәгатьтә һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карап булачак.



Галерея: Интервью без галстука — Андрей Кузьмин и Альберт Ризванов





autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100