Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Франциядә алты яшьтән узган балалар өчен битлек кию режимы керттеләр
Әлеге таләп җәмәгать транспортында, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә, спорт һәм дини оешмаларда гамәлдә.
(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Франциядә 3 гыйнвардан кайбер җәмәгать урыннарында битлек кию таләбе алты яшьтән алып ун яшькә кадәрге балаларга да кагылачак, диелә ил закон чыгару җыенының рәсми бюллетенендә урнаштырылган декретта.
РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, элегрәк бу таләп 11 яшьтән узган балаларга гына кагыла иде. Ул җәмәгать транспортында, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә, спорт һәм дини оешмаларда гамәлдә.
«„11 яшь“ „алты яшькә“ үзгәртелә», — диелә 2021 елның 1 июнендәге документка үзгәрешләр кертә торган декрет текстында.
Билгеләп үтелгәнчә, бюллетеньдә әлеге декрет 3 гыйнварда дөнья күрәчәк, ул шул көннән үз көченә керә.
Франция Министрлар Кабинеты вәкиле Габриэль Атталь сүзләренчә, илдә коронавируска бәйле вазгыять бик кискен тора. Сәламәтлек саклау министры Оливье Веран тиздән Франциядә «омикрон» штаммының өстенлек итәчәген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз