Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апаста «Халык күңелен яулаган яшь табиб» номинациясендә җиңүчесе бүләкләнде
Әлеге исемгә Апас кызы, район үзәк хастаханәсенең теш табибы-терапевт Инзилә Шәрәфуллина ия булды.
(Апас, 1 гыйнвар, «Татар-информ», «Апастово-информ»). Апаста «Халык күңелен яулаган яшь табиб» җиңүчесе бүләкләнде. Үзәк ял паркында Яңа елны каршы алу бәйрәмендә «Апастово-информ» филиалы җитәкчесе Гүзәл Хилавиева җиңүчене тәбрикләп, «Ел табибы-2021» кубогы һәм бүләк тапшырды.
Ә җиңүче — Апас кызы, район үзәк хастаханәсенең теш табибы-терапевт Инзилә Шәрәфуллина. Ул барлык райондашларны, кайткан кунакларны бәйрәм белән котлады.
«Әлеге бәйгедә катнашуыма бик шатмын. 1356 тавыш җыеп җиңүгә ирештем. Яклап тавыш бирүегез өчен чын күңелдән рәхмәт. Барыгызны да яңа ел белән тәбрик итәм. Сәламәтлектә, тыныч-имин тормышта яшәргә булсын», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз