news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диетолог 1 гыйнварда дөрес туклану буенча киңәшләр бирде

Табиб шулай ук физик активлык кирәклеген искә төшерде.

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Гыйнварның беренче көннәрен яңа ел мәҗлесеннән соң гадәти туклану режимына кайту өчен җиңелчә ашарга кирәк. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-диетологы, Туклану, биотехнология һәм азык-төлек куркынычсызлыгы федераль үзәгенең фәнни җитәкчесе Виктор Тутельянга сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«1-2 гыйнварда, ризык күп ашаганнан соң, җиңелчә ашау өстәле ясарга мөмкин. Мисал өчен, әчкелт сөт продуктлары — кефир, шикәрсез йогурт, простокваша, яки җиләк-җимеш, яшелчә», — дип аңлатты белгеч.

Моннан тыш, табиб теге яки бу физик активлык өчен вакыт калдырырга киңәш итте. Бу җитди күнегүләр булырга тиеш дигән сүз түгел — йөреп кайтырга яки йөзәргә мөмкин, дип ачыклык кертте ул.

Тутельян фигураны саклау өчен зур булмаган тәлинкәләрдән ашарга тәкъдим итте. Ә ашкайнату органнарының җитди авырулары булган кешеләргә ул гомумән дә Яңа ел көннәрендә диета сакларга киңәш итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100