news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хайваннарга рәхимсез мөнәсәбәт турындагы закон проекты Корбан бәйрәмгә кагылмый

Бу хакта Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм закон чыгару буенча комитет рәисе Павел Крашенинников белдерә.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Хайваннарга рәхимсез мөнәсәбәт өчен җәзаны катгыйлату турындагы закон проекты Корбан бәйрәмендә корбан чалу, шулай ук ветеринар күрсәтмәсе буенча хайванны йокыга талдыруга, авыл хуҗалыгы терлекләренә, ауга һәм хезмәттә кулланыла торган хайваннарга кагылмый. Бу хакта "Интерфакс" яза.

Закон проектының икенче укылышка төзәтмәләре гамәлдәге маддәгә кайбер очракларның эләкмәве буенча искәрмә ясарга тәкъдим ителә, дигән Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм закон чыгару буенча комитет рәисе Павел Крашенинников.

“Бу маддәгә корбан чалу, традицион конфессияләрнең башка дини йолаларын үткәрү керми”, - диде Крашенинников.

“Монда мөселманнарның мөһим бәйрәмнәренең берсе Корбан бәйрәме турында сүз бара. Бу традицион ислам бәйрәме һәм күп гасырлык тарихка ия”, - диде парламентарий.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100