Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хайваннар өчен поездларга электрон билетлар сатыла башлады
Йорт хайваннары белән сәяхәт итәргә яратучылар хәзер алар өчен электрон билет сатып алырга мөмкин.
(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Йорт хайваннары белән сәяхәт итәргә яратучылар өчен электрон билет сатыла башлый. Бу хакта Россия тимер юллары җәмгыяте хәбәрендә әйтелә, дип җиткерә “Российская газета”.
Поездга утырганда пассажир үз песие йә башка хайванына урын өчен бастырылган контроль купон күрсәтергә тиеш була. Шулай ук аның кулында ветеринардан хайванның прививка алганлыгы һәм сәламәт булуы хакындагы белешмә дә булырга тиеш.
Әлегәчә йорт хайванын үзең белән поездда алып бару өчен билет яки кул йөген үзең белән алу турындагы квитанцияне вокзалга килеп, әлеге хезмәт өчен еракка баручы поездлар кассасына мөрәҗәгать итеп алырга кирәк иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз