news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Хайп мәктәбе"нә язылу ахырына якынлаша

"Хайп мәктәбе" - Шаяннар Тапкырлар Клубы оешмасының яңа проекты.

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Хайп мәктәбе"нә язылу ахырына якынлаша. Бу гамәлне әле иртәгә башкарырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына проектның авторларының берсе Гаяз Гыйльманов.

"Хайп мәктәбе" Шаяннар Тапкырлар Клубы оешмасының яңа проекты. Беренче ике зур проект - "Татар КВН лигасы" һәм "ШТК аланы" бик уңышлы эшли һәм алар белән дәртләнеп, яңа юнәлешкә алынырга булдык, дип аңлатма бирде "Хайп мәктәбе" җитәкчесе.

"Бу фикер берничә ай элек, оешма җитәкчелеге җыелышында барлыкка килде. Барнәрсәне уйлап бетереп, кешеләр табып, башлап җибәрүгә 3-4 атна вакыт китте. Һәм, бүгенге көндә, "Хайп мәктәбе"нең гариза калдыру этабы бара,- диде ул агентлык хәбәрчесенә. -"Нәрсә ул хайп"? бу сорау белән без Казан мәктәпләрендәге чыгышларыбызны башлыйбыз. Җаваплар төрле: популяр булу, күп "лайк"лар җыю, социаль челтәрләрдәге язылучылар саны. Барысы да дөрес. "Хайп" сүзе бүген бар җирдә: интернетта, мәктәпләрдә, хәтта телевизорда. Балалар аны ишетә. Сиңа 13-18 яшь булган чакта, син, ким дигәндә, дусларың арасында популяр булырга телисең. Бүгенге мөмкинчелекләр белән дөньякүләм популяр булырга да бернәрсә комачауламый. Хәзерге яшьләр моны бик яхшы аңлый. Әмма күбесе моңа ничек ирешеп була икәнен белми. Һәм без аларны нәкъ менә шул осталыкка өйрәтергә телибез."

"Хайп мәктәбе", беренче чиратта, мастер-класслардан гыйбарәт булачак. Ничек видео төшерергә, ничек дөрес итеп сөйләргә, нинди юллар белән социаль челтәрләрдә язылучылар санын арттырырга - бар сорауларга да биредә җавап табарга мөмкин булачак. Проектта Татарстанның иң популяр, "хайплы" шәхесләр ярдәм итә.

"Исемнәрне әлегә әйтми торам, әмма ораторлык осталыгын - популяр алып баручы, ә интернетта үзеңә реклама ясауны - "Instagram"да иң популяр татар шәхесләре үткәрәчәк. Барлыгы 8 мастер-класс үткәреләчәк.

Интернетта популяр булуда гына тукталып калмыйбыз, без әле балаларга үз талантларын аңларга, яңа осталыкларга өйрәнергә ярдәм итәбез. Экспертлар белән беррәттән остазлар да эшли. Остазлар - ул кайсыдыр өлкәдә уңышлы булган һәм популяр студентлар. Алар балаларга һәрчак терәк булырга һәм ярдәм итәргә әзер. Остазлар, шулай ук, проектның күрсәткече булган "Гала-концерт"ны әзерли. Ул гади концерт түгел. Бу - ярыш. Остаз остаз белән, команда команда белән көрәшә. Мастер-классларда өйрәнгән осталыкларын кулланып, балалар командалары бер-берсен өч бәйге җиңәргә омтыла: шоу-презентация, юмор һәм "cover". Чыгышларны экспертлар - балаларга мастер-класс үткәрүче шәхесләр бәяли. Иң "хайп"лы, иң таланты команда җиңүче булып санала һәм төп бүләккә - Мәскәүгә сәяхәт белән бүләкләнәчәк", - диде Гаяз Гыйльманов.

Проект авторлары планы буенча, йомгаклау концерты Яңа елда узачак. "Яңа елдан соң,"Хайп мәктәбе"н мәктәп балаларына гына түгел, ә студентлар өчен дә оештырырга телибез. Моңарчы мондый проект оештыручылар булмады, әмма без экспериментлардан курыкмыйбыз һәм "Хайп мәктәбе" Казанда гына түгел, ә Татарстанда да дан яулар дип өметләнәбез", - дип сүзен тәмамлады Гаяз Гыйльманов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100