news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хавьер Грасия: Төп максат – турнир таблицасында югарырак баскычка күтәрелү

"Рубин" футболчылары "Ростов"ка - Корбан Бердыев командасына каршы уенга әзерләнә.

Хавьер Грасия: Төп максат – турнир таблицасында югарырак баскычка күтәрелү
Ильнар Тухбатов

(Казан, 12 май, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Рубин" футболчылары Россия чемпионатының 28 нче туры кысаларында 14 майда читтә "Ростов" командасы белән очраша. Әлеге уен алдыннан команда бүген ачык күнегүләр уздырды, ә баш тренер Хавьер Грасия журналистлар белән аралашты.

Чемпионатның беренче әйләнешендә "Рубин" белән "Ростов" командалары очрашуы 0:0 исәбенә төгәлләнгән иде. Баш тренер сүзен алда торган матчтан ни көтүе хакында фикерен белдерүдән башлады.

"Матчның ничек узуы бер командага гына бәйле түгел. Уенның характерын кырдагы ике команда билгели. "Ростов"ның соңгы уеннарын карасак, һәрберсендә киеренке көрәш бара, исәп аермасы да зур түгел. Матчка әзерлек барышында көндәш команданың көчле сыйфатларын күз уңында тотабыз", – диде Хавьер Грасия.

"Ростов"ның бүгенге уңышлары "Рубин" белән 12 ел җитәкчелек иткән Корбан Бердыев исеме белән дә бәйле.

"Бу хакта беләм. Ләкин минем өчен төп мотивация – өченче матчта рәттән җиңәргә тырышу. Бу уңайдан шау-шу барлыгын аңлыйм. Әгәр дә бу кемгәдер стимул бирә, уенда җиңү яулауга аеруча шат булучылар бар икән, бик яхшы. Безнең максат – калган уеннарда җиңү яулау, турнир таблицасында югарырак баскычка күтәрелү һәм сезонны күтәренке рухта төгәлләү", – ди испан тренеры.

Җиңүләр һәрчак кәефне күтәрә, шул исәптән безнең соңгы ике уенда җиңү дә, ди Хавьер Грасия. Аның сүзләренчә, командада тынычлык урнашкан.

"Җиңүләр миңа җиңеллек өстәдеме, дисезме? Борчылуыгыз өчен зур рәхмәт, – дип елмая тренер. – Үз эшемне яхшырак башкарырга тырышам. Бу яктан намусым чиста. Яхшы күрсәткечләргә ирешү өчен эшлибез".

Сүз уңаеннан: 27 турдан соң "Рубин" 35 очко белән – 9 нчы, ә 42 очко җыйган "Ростов" командасы 6 нчы баскычка урнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100