news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хавьер Грасия “Рубин”нан бернинди компенсациясез китте – Илсур Метшин

Испан тренеры белән Казан футбол клубына яңа җитәкчелек килгәч килешү өзелде.

Хавьер Грасия “Рубин”нан бернинди компенсациясез китте – Илсур Метшин
Ильнар Тухбатов
(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”). Казанның “Рубин” футбол командасын җитәкләгән испан тренеры Хавьер Грасия килешү вакытыннан алда өзелгән булса да, әлеге вазифасын бернинди компенсациясез генә калдырып киткән. Бу хакта Казан мэры, клубның элеккеге президенты Илсур Метшин җиткерде, дип яза “Р-Спорт”.
 
“Грасия компенсациясез генә китте. Клубның рәсми җавабы шундый булды”, – дип җиткергән Илсур Метшин журналистларга.
 
Исегезгә төшерәбез, Хавьер Грасия һәм “Рубин” футбол клубы арасындагы килешү сезон төгәлләнеп, Казан футбол клубына яңа җитәкчелек килгәч, ике яклы ризалык буенча өзелде. Испания тренеры белән килешү 2016 елның маенда 4 елга төзелгән иде.
 
“Клуб узган сезонда бернинди 100-200 миллион евро акча сарыф итмәде. Клуб ел саен 10-15 футболчы ала, әмма “Рубин” матбугат өчен ябык булганлыктан, бу хакта сөйләшенмәде. Ә узган ел без ачык идек. Шуңа да яңа килгән уенчыларның саны күпләрне гаҗәпләндерде. Әмма без яхшы уенчылар алдык. Клубның яңа җитәкчелеге дә шундый фикердә”, – дигән Метшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100