news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хавьер Грасия: Командадан китү, дисезме? Килешү буенча эшлим

"Рубин" футбол командасы баш тренеры ЦСКАга каршы уеннан соң үз футболчыларының чыгышына бәя бирде.

(Казан, 17 май, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Бүген “Казан Арена” стадионында узган ЦСКА командасына каршы уеннан соң (0:2) “Рубин”ның баш тренеры матчка карата үз бәясен бирде.

“Уен башы начар булды димәс идем. Безнең тарафтан мизгелләр дә булды. Аерым алганда, Жонатасның гол кертү мөмкинлеген искә алырга була. Ләкин мондый матчта җиңүгә ирешү өчен андый мөмкинлеләрдән файдаланып, гол да кертү кирәк. Кызганыч, без гол кертә алмадык. Икенче таймда без аз составта калдык, хәл катлауланды һәм бу безнең капкага гол кертүгә китерде. Команда тырышты, уенчыларга дәгъва белдереп булмый”, - диде Хавьер Грасия.

Баш тренер алда бер уен калуын сәбәп итеп, сезонга нәтиҗәләр ясаудан баш тартты. Ә уңышсыз сезоннан соң командадан китү теләге юкмы, дип сорагач: "Килешү бар - шуның буенча эшләргә әзермен. Башка төрле сөйләргә сәбәп күрмим", - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100