news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һава торышына бәйле рәвештә, үсемлекчелек өлкәсендә зыян 200 млн сумнан арткан

Татарстанда быел һава шартларына бәйле рәвештә үсемлекчелек өлкәсендәге зыян 200 миллион сумнан артып китте. Бу хакта туры эфир вакытында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Үсемлекчелеккә чыгымнар елдан-ел арта. Әмма үсемлекчелек мәсьәләләрендә без һава торышына бик нык бәйле. Ел әйбәт булды кебек – кышкы явым-төшемнәр яхшы булды, туфрак дымлы. Әмма чәчкәннән соң, кабат суытты. Беренче шытымнар салкынга эләкте. Ел башыннан алып диярлек 200 миллион сумнан артык зыян күрдек», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Җәббаров ассызыклаганча, республикада һава торышына бәйле рәвештә быел ашлыкны ярты миллион тоннага якын кимрәк җыйганнар.

«Кире кайткан суыклардан соң сезон начар башланмады кебек, әмма корылык булды. Урып-җыю эшләрен башлап кына җибәрдек, шундук яңгырлар ява башлады. Бөртекле культураларның 10-12 процентын югалттык», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100