Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Һава торышы шартлары начарлану сәбәпле, казанлыларны юлларда сак булырга чакырдылар
Казанда һава торышы шартлары начараю көтелә. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, шәһәрдә кар явачак, юлларда бозлавык барлыкка киләчәк. Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юлларда сак булырга чакыра.
«Һава торышы шартлары начар булганда җәяүлеләргә дә игътибарлы булырга кирәк. Машиналар йөри торган юл аша җәяүлеләр кичүеннән һәм светофорның яшел сигналына гына чыгарга рөхсәт ителә. Юл аша чыгар алдыннан барлык транспорт чаралары да туктап бетүенә һәм сезне үткәрергә әзер булуына инанырга кирәк. Бала белән юл аркылы чыкканда аны кулыннан җитәкләргә кирәк», - дип искәртте Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ юл-патруль хезмәте полкы командиры Дамир Минһаҗев.
Моннан тыш, пассажирларга һәм машина йөртүчеләргә иминлек каешын эләктерергә кирәклеге турында искәрттеләр. 12 яшькә кадәрге балаларны махсус җайланма белән генә йөртергә ярый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз