Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Һава торышы начараю сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын сак булырга чакыра
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын салкыннар килү сәбәпле сак булырга өндәде.
«Якын көннәрдә республикабызда һава шартлары кискен начараю көтелә. Татарстанның күпчелек районнарында яңгыр һәм юеш кар явачак, төнлә минуслы температура булачак. Сак булуыгызны һәм, беренче чиратта, рульдә чакта вазгыятьне исәпкә алуыгызны сорыйм!» – дип яза ТР Рәисе телеграм-каналында.
«Көзге салкын җил һәм яңгырлар, юеш кар һәм юлларда бозлавык булуы ихтимал. Юлларда игътибарлы булуыгыз сорала. Сак булыгыз!» – ди Рөстәм Миңнеханов.
ТР Гидрометеорология үзәге фаразына караганда, чәршәмбе, 16 октябрьдә, Татарстанның көнбатыш районнарында яңгыр, урыны белән юеш кар көтелә. Республиканың көнчыгышында температура -8 градуска кадәр төшә, ә Татарстанның көнбатыш районнарында исә +1..+3 градустан югары күтәрелми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз