Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Һава торышы начараю дәвам итү сәбәпле, Татарстан халкына юлда сак булырга киңәш иттеләр
Һава торышы начараю сәбәпле, машина йөртүчеләргә автомобильнең техник торышына, аеруча тормозлау системасына һәм шиналарның торышына игътибар итәргә кирәк. Барлык оптика тиешенчә эшләргә тиеш.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә билгеләп үтүләренчә, күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә куркыныч маневрлардан (бигрәк тә каршы як полосага чыгу белән бәйле маневрлардан) тыелырга кирәк. Хәрәкәт итү тизлеге һава торышы һәм юл шартларына туры килергә тиеш.
Җәяүлеләр яктылыкны кире кайтара торган элементлар кулланырга һәм аларның машина йөртүчеләргә күренүен тәэмин итәргә тиеш.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген Казанда көчле яңгыр, җепшек кар һәм көчле җил көтелә.
Юлларда көчле бозлавык, күз күреме начараю, кар өемнәре, кар боткасы, урыны белән кар көртләре барлыкка килү ихтимал.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз