news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һава торышы начар булу сәбәпле, Татарстанда автобус һәм йөк машиналары хәрәкәте чикләнде

Һава торышы начар булу сәбәпле, Татарстанда автобус һәм йөк машиналары хәрәкәте чикләнде
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстанда автобуслар һәм йөк транспорты хәрәкәте начар һава торышы аркасында федераль трассаларда вакытлыча чикләнгән. Чикләүләр 2023 елның 20 ноябрендә 21.30 сәгатьтән һава шартлары яхшырганчыга кадәр кертелә, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә.

Үз чиратында «Волга-Вятскуправтодор» Федераль автомобиль юллары идарәсендә автомобиль юлларының кайсы участокларында чикләүләр кертелүе турында сөйләделәр. Шулай итеп, хәрәкәт трассаларда чикләнгән:

М7, Мәскәү-Владимир-Түбән Новгород-Казан-Уфа
М7, Ижевск һәм Пермь шәһәрләренә керү юлы
М7, Кировка керү юлы
Р241 Казан-Буа-Ульяновск
Р239 Казан-Оренбург-Акбүләк-Казахстан Республикасы белән чик
Р239, аэропортка керү юлы
А295 Йошкар-Ола-Яшел Үзән - М7 «Волга» автомобиль юлы
А151 Цивильск-Ульяновск

Юлда гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, 8(843)5333888 яки 8(843)2919191 телефоннары буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100